Бәйрәм 39 нчы мәктәпнең ишегалдында уздырылды. Чарада Комсомол районы хакимияте башлыгы Ленар Әхмәтҗанов катнашты.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче мәктәпкә баручы балаларга бүләк тапшырылды.
Балалар өчен уеннар, конкурслар үткәрелде. Бәйрәм күңелле узды.