Пәнҗешәмбе, 21 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда 65 ел бергә яшәгән гаиләне котладылар
Яр Чаллыда 65 ел бергә яшәгән гаиләне котладылар

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Үзәк район хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Тарабукин, Шәһәр Советы депутаты Андрей Елантьев исеменнән Мөхәммәтшиннар гаиләсе котлаулар кабул итте. Котлауларга «Татпротек» ТЭК ҖЧҖ вәкилләре, шулай ук "39 комплекс" ТИҮ рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова да кушылды.

Рәшит Мөхәммәтша улы һәм Мәрхүдә Фәрхетдин кызы 65 ел бергә гомер кичерәләр. Мөхәммәтшиннар гаиләсе Яр Чаллыга 1959 елда килгән. Рәшит Мөхәммәтшин пенсиягә чыкканчы ПОПАТта электр-газ белән эретеп ябыштыручы булып эшли, ә Мәрхүдә Фәрхетдин кызы сөт заводында эшли. Алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген аларны ике оныклары һәм ике оныкчыклары куандыралар. 

Кабул итү графигы