Энтузиастлар бульварында «Балалар илне сурәтли» рәсем конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Конкурска 70тән артык эш килгән. 6-12 яшьлек чаллылылар үз эшләрен дүрт номинациядә әзерләгән: «Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елы», «Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы», «Без - куркынычсыз юллар өчен» һәм «Мин - патриот».
Жюри иң лаеклы эшләрне билгеләде. Нәтиҗәдә, дүрт номинациядә 12 иң яхшы эш сайлап алынды, алар «Балалар илне сурәтли» XVII Республика конкурсының финалында катнашу өчен җибәрелде.