Төрле категиорияле машина йөртүчеләргә эш бирүчеләр 250 мең сумга кадәр, наладчикларга – 180 мең сумга кадәр, автомобиль ремонтлау буенча слесарьларга 130 мең сумга кадәр түләргә әзер. Бу хакта мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова хәбәр итте.
Иң күп акча эшләүчеләр – йөк ташу буенча экспедиторлар. Аларның хезмәт хакы 350 мең сумга җитә. Автогрейдер машинистлары, автомобиль йөртүче 250 мең сумга кадәр эш хакы ала. Программист, автомеханик, табибларның хезмәт хакы – 200 мең сумга кадәр.