Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында Россия Герое Сергей Чебнев исемендәге Хәрби-патриотик тәрбия үзәге ачылды.
Тантаналы чарада муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында Россия каһарманы Сергей Чебневның әнисе Ольга Чебнева булды.