Чара 52 микрорайонда яшәүчеләр өчен уздырылды. Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин чаллылыларны котлады һәм актив кешеләргә рәхмәт хаты тапшырды.
Чаллының иҗат коллективлары концерт программасы белән чыгыш ясады. Балалар өчен уеннар, мастер-класслар, бәйгеләр оештырылды. Бәйрәм бик күңелле узды.