Чәршәмбе, 20 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры киңәшмәдә катнашты
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры киңәшмәдә катнашты
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры киңәшмәдә катнашты

Бүген Яр Чаллыга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин килде һәм шәһәр сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмә башланыр алдыннан ул йогышлы авырулар хастаханәсендә ремонт барышы белән танышты.Шулай ук Марсель Миңнуллин БСМПда, 5нче хастаханәдә һәм ветераннар госпиталендә дә булды. Медицина учрежденияләре эшчәнлегендәге проблемаларны хәл итү юллары билгеләнде. 

Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев тармакның елны ничек тәмамлавы турында сөйләде.

Министр үз чыгышынд аборт темасына тукталды. Мондый адымга баручы хатын-кызлар белән күбрәк аңлату эшләре алып барырга киңәш итте. Авырга узган хатын-кызларны аборт ясатмаска үгетләргә кушты.

Кабул итү графигы