Бу – шәһәр мэриясендә иҗтимагый оешмалар вәкилләре, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре өчен оештырылган кабат тыңлаулар. Генераль планны эшләүчеләр – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты белгечләре – Яр Чаллы шәһәре халкының күпсанлы тәкъдимнәрен исәпкә алдылар һәм шәһәрне үстерүнең яңартылган стратегиясен тәкъдим иттеләр.
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты кафедра мөдире Александр Дембич билгеләп үткәнчә, шәһәрне киңәйтү белән бәйле барлык мәсьәләләрне дә генераль план кысаларында гына хәл итеп булмый, әмма аның нигезендә җентекләп эшләү өчен планлаштыру проектлары әзерләнәчәк.
Генераль планны гамәлгә ашыруның исәп-хисап чорына 16 мәктәп, 34 балалар бакчасы һәм 21 өстәмә белем бирү объекты төзү каралган.
«Сәламәтлек саклау учреждениеләре җитмәү мәсьәләсе гамәлдәге хастаханәләр составына өстәмә корпуслар төзү, шулай ук гомуми практика табиблары кабинетларын кертү нәтиҗәсендә хәл ителә», - дип хәбәр итте Лилия Зәкиева.
Моннан тыш, генераль планга аквапарк, политехник университет, зур концерт залы кебек мәдәни-ял итү һәм мәдәни-агарту объектлары төзү дә кертелгән.
Юлия Зәкиева шәһәрнең транспорт системасына зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Шәһәр эчендәге тимер юл транспортының киләчәктәге линиясен формалаштыру өчен гамәлдәге юллардан файдаланылачак. Киләчәктә Мәскәү проспектын гына түгел, Чулман проспектын да Комсомол яр буе буенча дәвам итү планлаштырыла. «Федераль әһәмияттәге автомобиль юлларын Чаллыны урап уза торган итеп чыгару шәһәрдәге транспорт агымын бүлеп бирергә һәм юл-транспорт һәлакәтләре дәрәҗәсен киметергә мөмкинлек бирәчәк», - дип ассызыклады проектлаучылар командасы әгъзасы.
Җәяүлеләрнең уңайлыгын һәм иминлеген тәэмин итү өчен, республиканың «Безнең ишегалды» программасы кебек үк, парковкалар буенча махсус программа эшләп чыгару кирәк, дип саный белгечләр.
Очрашу барышында шәһәр халкы үзләрен борчыган сорауларны, шул исәптән гараж кооперативларын бетерү мәсьәләсен дә күтәрделәр (бу темага беренче иҗтимагый тыңлаулар вакытында да зур игътибар бирелгән иде). Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов милекчеләрне тынычландырды: «Бүгенге көндә гаражларны сүтү планлаштырылмаган».
Чаллылыларны борчыган күп кенә темалар эшкә алыначак. Бу Азьмушкин ягына юлны үстерү (Минзәлә ягына чыгу өчен), Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе янында юл төенен төзү, трамвай хезмәтен үстерү һәм башка күп кенә мәсьәләләргә кагыла.