Гастрольләр бер көн дәвамында Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында узачак. 21 сентябрь көнне 13:00 сәгатьтә чаллылылар «Про кота и про любовь» исемле спектакльне карый ала. Бу спектакль Иван Чернышев куелышында яңа сулыш алды. Спектакль 13:00 сәгатьтә башлана.
21 сентябрь көнне 18:00 сәгатьтә шәһәрдәшләр «Барышня-крестьянка» исемле спектакльне карый ала. Ул Александр Пушкинның классик әсәренә нигезләнгән.
Билетларны татар драмтеатр сайтында сатып алырга була: https://tickets.chelnyteatr.tatar/event/?id=21334; https://tickets.chelnyteatr.tatar/event/?id=21335