ЮИД отряды 44 яңа отряд белән тупланды. Тантаналы чара 14 нче балалар-яшүсмерләр үзәгендә узды.
Искәртәбез, яшь инспекторлар хәрәкәте отряды – ул юл-транспорт травматизмын профилактикалау эшен оештыруда ярдәм итүче, үз мәктәп укучылары арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалаучы укучыларның иҗади берләшмәсе.
Чарада Чаллының баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков катнашты.