Сишәмбе, 16 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллыда опрессовканың беренче этабы башлана

Җылылык торбаларын гидравлик сынау җылыту сезоннары арасында челтәрләрдәге аварияләрне профилактикалауның нәтиҗәле чарасы булып тора. Ул алты этаптан тора.

Опрессовкалауның беренче этабы 13 май көнне башлана. ЗЯБ бистәсе тулысынча, Мәләкәс аръягының (20А микрорайоны: Фоменко проспекты — 82, 25 йортлар), 25/03, 25/05, 25/06, 25/07 йортлары; Назыйм Якупов урамы 14, «Шаян»  балалар бакчасы, 26 нчы микрорайон кайнар сусыз кала. Регламент буенча барлык эшләр 14 көн эчендә тәмамланырга тиеш. Гадәттә Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе хезмәткәрләре бу эшләрне алдан тәмамлый. 

Кабул итү графигы