Чәршәмбе, 20 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда Worldskills чемпионатының муниципаль этабы узды
Яр Чаллыда Worldskills чемпионатының муниципаль этабы узды

Бүген балалар техник иҗат үзәге базасында «Электроника» компетенциясе буенча Worldskills Региональ чемпионатының муниципаль этабы узды. Ярышларда шәһәрнең 10 гомуми белем бирү һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты: 57 нче гимназия, 77 нче гимназия, 15 нче мәктәп, 19 нчы мәктәп, 48 нче мәктәп, 58 нче мәктәп һәм 5 нче балалар техник иҗат үзәге, 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае. 

Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Никита Ямалиев (5 нче балалар техник иҗат үзәге) яулады, икенче урында – Әнсар Баймөхәммәтов (1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае), өченче урынга Ислам Даутов (57 нче гимназия) лаек булды.

Кабул итү графигы