Яр Чаллыда «Татар малае» һәм «Татар кызы» билгеләнде
Мәктәпкәчә учреждениеләр тәрбияләнүчеләре арасында «Татар малае – 2026» һәм «Татар кызы – 2026» шәһәр конкурслары йомгаклары төгәлләнде. Быел иҗади ярышлар Муса Җәлилнең тууына 120 ел һәм Габдулла Тукайның тууына 140 еллыгына багышланды.