Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә Александра Черновага, Людмила Соловьевага һәм Федосья Ракитинага Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу медален тапшырды.
Бу карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Аларга «ТАССРның 100 еллыгы» медальләре «Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» бирелде.