Бүген, 26 июль көнне, «Вахитов проспекты» тукталышын (Яңа шәһәр ягына, «Спортмастер» кибете ягыннан) ябачаклар. Бу күпер баскычындагы ремонт эшләре белән бәйле. Автобуслар бу тукталышны узып китергә мәҗбүр булачаклар. Чаллылыларга маршрутларын алдан уйларга киңәш ителә. Эшләрне МУП ПАД хезмәткәрләре алып бара. Оешмада билгеләп үтелгәнчә, ремонтны кыска вакыт эчендә тәмамлау өчен барлык көч куелачак.
Кабул итү графигы
Мәгълүматны йөкләп булмады. Соңрак кабатлап карагыз.