Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллыда Сабантуй гүзәлен сайлыйлар
Чаллыда Сабантуй гүзәлен сайлыйлар

Чаллының «Энергетик» мәдәният сарае сәхнәсендә 15 июньдә «Сабантуй гүзәле» конкурсының финалы узачак. Финалга татар телен яхшы белгән 16-25 яшьлек 11 кыз чыкты.

10 майда «Сабантуй гүзәле - 2023» шәһәр конкурсында катнашучыларның беренче сайлап алу туры узды. 18 кандидатның 11е конкурс финалына кертелде. Анда Гөлнур Закирова, Алия Сәфиева, Аделина Салихова, Раилә Шәйхетдинова, Галина Бакирова, Райнә Сабирова, Айсылу Ишалина, Айгөл Габдрахманова, Лилия Гатина, Регина Дерябина, Лия Дәүләтшина чыкты.

Җиңүчеләр 17 июньдә узачак Сабантуйның төп гүзәлләре булачак.

Кабул итү графигы