Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Махсус операция барышында һәлак булган Руслан Филатовны соңгы юлга озаттылар

Бүген Чаллыда Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган 46 яшьлек Руслан Филатов белән хушлаштылар. Матәм митингында Башкарма комитет Җитәкчесе Фәрид Салахов, Шәһәр Советы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кайгы уртаклашу сүзләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин җиткерде.

 «Бүген без халкыбызның лаеклы улы – кыю кеше, чын патриот, батыр сугышчы - Руслан Владимирович белән хушлашабыз. Руслан Владимировичның туганнары һәм якыннары, дуслары, ихлас күңелдән кайгыгызны уртаклашу сүзләрен кабул итегез. Бүген ярты миллионлы шәһәр сезнең белән бергә кайгы кичерә. Безнең йөрәкләрдә ул мәңгегә герой булып калачак", - диде Фәрид Салахов матәм митингында.

Руслан Филатовның исеме Мәңгелек ут янындагы мемориаль комплекста мәңгеләштереләчәк.

Кабул итү графигы