Спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов сәхнәләштерде. «Җомга көн, кич белән...» — Аяз Гыйләҗев иҗатының иң тирән һәм йөрәкне тетрәндерә торган әсәрләренең берсе. Спектакль заман һәм кеше, иман һәм имансызлык, ана һәм бала арасындагы каршылыкларны чагылдыра, бүген дә актуаль булган сорауларга җавап эзли.
Аеруча истә калырлык мизгел — премьерага Аяз Гыйләҗевның хатыны Нәкыя апа, улы Искәндәр һәм якыннары кунак булып килде. Алар спектальне яратып кабул итте, әсәргә хөрмәт белән карап, рухи җылылык белән сәхнәгә чыгарган театр труппасына олы рәхмәт җиткерде.