Яр Чаллыда 120 мең лалә чәчәге үстергәннәр
“Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы” ачык акционерлык җәмгыятендә язның беренче бәйрәме 8 мартка күп санда лаләләр үстергәннәр. Быел биредә 20 төр 120 мең лалә чәчәкләре утыртканнар. Яр Чаллыда кызыл һәм сары лалә чәчәкләре аеруча популяр. Шулай ук сирәк сортлар да үстерелә, мәсәлән, кызыл, сары, ак градиентлы.