Шәһәрдә «Абилимпикс» чемпионаты старт алды
Яр Чаллы педагогия көллиятендә инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча региональ чемпионат старт алды. Чемпионатта Казан, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән, Минзәлә, Арча, Лаеш муниципаль районнарыннан 65 конкурсант һәм 23 эксперт катнашты. Чемпионат үз эченә дүрт компетенцияне ала: "Сәйләннән үрү", "Башлангыч сыйныфлар укытучысы", "Мәктәпкәчә тәрбия", "Цифрлы дизайн", "Интеллектуаль спорт төрләре буенча инструктор". Катнашучылар өч категория буенча ярышалар: мәктәп укучысы, студент, белгеч.