Чаллыда «Уен башланды» бизнес-интенсивы тәмамланды
Проект 2023 елның апрелендә пилот режимында эшли башлады. Бер ай дәвамында 15 кешедән торган эшмәкәрләр төркеме экспертлар җитәкчелегендә үз хаталарын аңлаган һәм үз бизнесын юридик һәм икътисадый тәртипкә китергән. Интенсивның даими экспертлары арасында Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директорының беренче урынбасары Марат Хаматов, Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрит Башаров бар иде.