Пәнҗешәмбе, 04 июнь 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Бөек Ватан сугышы ветеранына 95 яшь тулды

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Гөлҗиһан Сафа кызы Сафина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән бүләкләр тапшырылды.

Гөлҗиһан Сафа кызы ТАССРның Зәй районы Карман авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлый. Сугыш елларында колхозда эшли. Сугыштан соң Алабуга педагогия институтына татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге буенча укырга керә. Аннан соң Саба районының Татар Икшермәсе авылына җибәрелә, анда авыл мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыта. 1947 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Зәй районына күченеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Бигеш балалар йортында тәрбияче булып эшләгән. 1981 елда Яр Чаллыга күченеп килә. Ветеранның ике баласы, өч оныгы һәм биш оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Кабул итү графигы