Салым инспекциясе гражданнарны кабул итүне вакытлыча туктата
Россия Федераль Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе боерыгы нигезендә, Яр Чаллы салым инспекциясендә салым түләүчеләрне кабул итү 2022 елның 10 февраленнән 22 февраленә кадәр, квалификацияле электрон имза (КЭП) бирү буенча хезмәт күрсәтүдән тыш, башкарылмаячак.