Шәһәр җанлана: студентлар һәм мәктәп укучылары язгы җыештыруга ярдәм итә
Кар йомшартуда һәм чүп-чар җыюда 58 нче мәктәп, Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадет мәктәбе, «Яшүсмер» яшьләр үзәге, сәнгать галереясы, 33, 46 һәм 53 нче балалар бакчалары укучылары һәм хезмәткәрләре, Сәүдә-технология көллияте студентлары актив катнаша. Эшләрнең төп максаты – кар эрүне тизләтү һәм боз катламы барлыкка килүне булдырмау.