Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Мәҗбүри күченүчеләр автокала тарихы белән таныша
Мәҗбүри күченүчеләр автокала тарихы белән таныша
Мәҗбүри күченүчеләр автокала тарихы белән таныша

Өлкән буын декадасы кысаларында Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда өлкән буын гражданнары - «Жемчужина» шифаханәсендә яшәүче мәҗбүри күченүчеләр өчен экскурсия оештырылды. Аларга изге теләкләр белән Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин мөрәҗәгать итте. "Кадерле гражданнарыбыз! Сезнең җилкәгез артында зур тормыш бар. Сез заман һәм буынның тере бәйләнеше. Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, озын бәхетле гомер, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның мәхәббәтен һәм игътибарын телим!"- диде ул.

Күңелле атмосфера шәһәр тарихына чумарга мөмкинлек бирде. Экспозициядән экспозициягә күчеп, бүлмәдән бүлмәгә экскурсантлар Татарстан Республикасы һәм Чаллы шәһәре үсешенең барлык төп этапларын күзәтә алдылар.Чарага 30дан артык кеше килгән иде.

Кабул итү графигы