Мәктәп укучылары өчен «Минем шәҗәрәм» республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы башланды. Ул 2018 елдан башлап ел саен үткәрелә.
1-11 сыйныф укучылары һәм 18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмалары укучылары катнаша ала. Шулай ук элек узган конкурсларда катнашкан, әмма җиңүчеләр санына кермәгән кешеләр дә чакырыла.