Җиңүчеләр «Уңыш территориясе» бизнес-мәктәбендә укырга грант белән бүләкләнде. Катнашучылар шәһәр эшмәкәрләреннән кыйммәтле бүләк алды.
Чаллыда «Яшь – эшмәкәр» шәһәр конкурсының финалы узды. Ул эшмәкәрлек декадасы кысаларында үткәрелде. 42 гаризадан 15 катнашучы финалга чыкты. Алар бизнес-проект идеяләрен тәкъдим итте.