Сишәмбе, 19 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яшь чаллылыларга Тантаналар сараенда паспортлар тапшырылды

Паспорт тапшыру – яшьләр тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Беренче тапкыр «паспорт», дөресрәге «пашпорт» сүзен 300 ел элек үзенең Указында Петр I кулланган. Тик илебезнең паспорт системасы элегрәк барлыкка килә башлаган. Шул ук вакытта документ аның хуҗасы дәүләт яклавында булуын хәбәр итә.

Тантаналар сараенда Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Елена Шуралева яшь чаллылыларга паспортлар тапшырдылар.

«Кадерле яшьләр, хәзер сезнең өчен яңа кызыклы вакыт – тормыш юлын, һөнәр сайлау, хыялларны тормышка ашыру, үзгәрешләр һәм иҗат вакыты җитә», - диде Равилә Зарипова, тантана сәбәпчеләрен котлап.

Кабул итү графигы