Чаллыга эш визиты белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков килде. Ул шәһәрнең яшьләр сәясәте инфраструктурасы белән таныша. Кунакны яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева озата барды. Аерым алганда, «Саулык» сәламәтләндерү комплексында, «Следопыт» балалар сәламәтләндерү лагеренда, хәзерге вакытта капиталь ремонт бара торган ышаныч телефонында, яшүсмерләр-яшьләр клубларында, «Гренада» паркында, «Заман», «Орион» һәм «Нур»яшьләр үзәкләрендә булдылар.
Капиталь ремонтланырга тиешле «Подросток» яшьләр (яшүсмерләр) клублары үзәгенең өч объектында булдылар. Учреждение директоры вазыйфаларын башкаручы Алия Бикмөхәммәтова сүзләренчә, клубларның берсе үз ишекләрен быел август аенда ук ачачак. Мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар һәм Чаллы шәһәренең яшүсмерләр клублары челтәрен үстерү буенча планнар билгеләделәр. Делегация вәкилләре караган тагын бер объект - «Орион» яшьләр үзәге. Үзәк директоры Зөлфия Бахтина учреждениедә урнашкан иҗтимагый оешмалар үзәге һәм Иреклелекне үстерү үзәге эше турында сөйләде. Денис Лулаков активистлар белән танышты һәм уртак проектларда уңышлар теләде. Сүз уңаеннан, бүген җәмәгатьчеләр 19 майга – балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары көненә әзерләнәләр.
Очрашу өч ел элек масштаблы реновация үткән «Нур» яшьләр үзәгенә бару белән тәмамланды. Учреждение директоры Полина Трянина Денис Лулаковка студияләрне һәм аларның резидентларын күрсәтте, эш юнәлешләре турында сөйләде, яшьләрнең уртак эшчәнлектә зур катнашы булуын билгеләп үтте.