Наил Мәһдиев алгарышлы үсеш территориясе резиденты «Дарлетто» предприятиесендә булды
«Дарлетто» җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары Данир Газизов предприятие эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре белән таныштырды. Аерым игътибар җитештерүне киңәйтү һәм җирле поставщиклар белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә бирелде.