Яр Чаллыда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
Шимбә, 28 февральдә, шәһәр территориясендә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Ярминкәләргә һәр шимбә көнне иртәнге 8:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Г.Тукай исемендәге яр буендагы «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчыкка, Ипподром территориясенә һәм «Южный» агросәнәгать паркына килергә мөмкин булачак.