Республикада күп балалы гаиләләргә түләүләр күләмен арттырырга мөмкин
2026 елның 1 гыйнварыннан күп балалы ата-аналар өчен яңа ярдәм чарасы барлыкка килде. 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча ялда булу вакыты иминият пенсиясен формалаштырганда исәпкә алына. Димәк, бу чор иминият стажына кертелә, шулай ук аның өчен индивидуаль пенсия коэффициентлары исәпләнә. Исегезгә төшерәбез, иминият пенсиясен алу өчен кимендә 15 ел стаж һәм 30 ИПК кирәк.