Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды
Алар «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданда, «Южный» агросәнәгать паркында һәм ипподромда урнашты.
Алар «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданда, «Южный» агросәнәгать паркында һәм ипподромда урнашты.
13 сентябрь көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Фермерлар иртәнге 8:00 дән 15:00 кә кадәр сату итәчәк. Ярминкәләр «Төзүчеләр» стадионы, ипподром мәйданы һәм «Южный» агропаркы мәйданнарында үткәрелә.
«Метеор-2020» Чистай-Түбән Кама-Алабуга-Чаллы маршруты буенча беренче рейска чыкты. Аны Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов каршы алды.
Бәйрәм Тантаналар сараенда узды. Чаллы хакиме Наил Мәһдиев шәһәрнең финанс учреждениеләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Бүген Чаллының «Мәктәп туклануы» комбинаты эше белән журналистлар һәм шәһәр блогерлары танышты. Экскурсияне генераль директорның җитештерү һәм сыйфат буенча урынбасары Гүзәл Фазуллина үткәрде.