Яр Чаллы шәһәрендә 10 меңнән артык яңа эш урыны булдырылды
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев Шәһәр Советы утырышы барышында Яр Чаллы шәһәре өчен 2024 ел сәнәгать һәм инвестицияләр буенча уңай булды дип хәбәр итте. Чаллыда алгарышлы үсеш териториясе резиденты статусы алган 50 компания эшли.