Бөек рухлы хатын-кыз: финалда 20дән артык катнашучы көч сынашачак
«Шатлык» яшьләр үзәгендә «Бөек рухлы хатын-кыз» исемле гүзәллек һәм ана булу шәһәр конкурсының сайлап алу туры узды. 21 катнашучы – сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче 12 әни һәм ирләре махсус хәрби операциядә катнашучы 9 хатын – үзләре турында сөйләде һәм иҗади чыгышлар тәкъдим итте.