Яр Чаллыда Мәдәният хезмәткәре көне билгеләп үтелде
«Энергетик» мәдәният сараенда Мәдәният хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада мәдәният хезмәткәрләре, тармак ветераннары, шәһәрнең иҗат коллективлары, Шәһәр Советы депутатлары катнашты. Кунаклар арасында Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина да бар иде.