Рекордлы 177 гариза: Яр Чаллыда «Студентлар язы – 2026» старт ала
Яр Чаллыда 24 һәм 25 мартта шәһәр студент иҗаты «Студентлар язы – 2026» фестиваленың сайлап алу турлары узачак. Быелгы Фестиваль 27 нче тапкыр үткәрелә. Чара эстетик тәрбия системасын камилләштерүгә һәм студент яшьләрнең мәдәни казанышларын хуплауга юнәлдерелгән.