«Минем шәҗәрәм» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады
Татарстанда «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Конкурс Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2018 елдан бирге үткәрелә һәм гаилә традицияләрен саклау, буыннар арасындагы бәйләнешләрне ныгыту, патриотизм тәрбияләүгә юнәлдерелгән.