«Олы рухлы хатын-кызлар» конкурсына кемнәр чакырыла?
23 апрельдә «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында беренче тапкыр махсус хәрби операция катнашучыларының хатыннары һәм көндәлек тормышта ярдәмгә мохтаҗ балалары тәрбияләүче аналар арасындагы матурлык һәм аналык конкурсы уздырылачак. Төп титул өчен 20 катнашучы көрәшәчәк. Проект «Гаилә» милли проектының максатларына туры килә.