Яр Чаллы балалар бакчасында туган тел бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Яр Чаллы шәһәренә нигез салынуның 400 еллыгы һәм КАМАЗның беренче йөк автомобилен чыгаруга 50 ел тулу кысаларында 1 нче «Шатлык» балалар бакчасында «Минем балам татарча сөйләшә» төбәк иҗади бәйгесенең финалы узды. Быел әлеге конкурс дүртенче тапкыр үткәрелә.