Яр Чаллыда никах юбилеен билгеләп үткән гаиләләрне котлыйлар
Парадка гаилә тормышы – тугрылык, тырышлык һәм мәхәббәт үрнәге булган парлар чакырылды. Алар арасында алтын (50 ел бергә) һәм зөбәрҗәт юбилярлар (55 ел бергә гомер итүчеләр) бар. Тантаналы чара Картиналар галереясендә уздырылды.