Чаллыда яңа җитәкче билгеләнде
«Мәдәният һәм ял паркы» предприятиесе директоры итеп Артем Уткин билгеләнде.
«Мәдәният һәм ял паркы» предприятиесе директоры итеп Артем Уткин билгеләнде.
«Балачак планетасы» 98 нче балалар бакчасында фестиваль узды.Ул дүртенче тапкыр үткәрелә. Анда барлыгы 305 мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар катнашты. Ярышларда 23 команда көч сынашты.
Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы Илгиз Фәтхуллинның «Истәлекләр яктысы» дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылды. Рәссам төрле жанрларда эшли. Күргәзмәдә аның 70кә якын эше урын алды.
Чаллы артистлары Мәскәү курчак театры сәхнәсендә чыгыш ясады. Чаллы дәүләт курчак театры артистлары жюри һәм фестиваль тамашачыларына Дмитрий Мамин-Сибиряк хикәясе буенча куелган «Господин Скороходов» спектаклен тәкъдим итте.
Чаллы волонтерлары шәһәр үсешенә зур өлеш кертә. Иреклеләр мәсьәләләре буенча Совет утырышында катнашучылар шәһәрдә волонтерлык хәрәкәте эше турында фикер алышты.