Төрле музыкаль жанрда һәм юнәлештә башкаручылар китапханә мәйданчыгында очрашачак
Шәһәр үзәк китапханәсе «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Рус шигърияте музыкада» дигән музыкаль батл башлап җибәрде.
Шәһәр үзәк китапханәсе «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Рус шигърияте музыкада» дигән музыкаль батл башлап җибәрде.
Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын ачуга багышланган бәйрәм концерты булды. Тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Рәсми өлеш башланыр алдыннан ул учреждение холлында оештырылган күргәзмәне карады. Анда удмурт, мари, мордва, Казахстан, башкорт һәм башка халыкларның милли киемнәре тәкъдим ителде. Күргәзмәдә катнашучылар мэрны төрле халык биюләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Билгеләп үтик, бүген Яр Чаллыда 22 милли берләшмә эшли.
Яр Чаллының «Торпеда имени «Марселя Сагидуллина» командасы, «КАМАЗ» ААҖ җыелма командасы, «БИМ-БАМ-БОМ» һәм «Ингеборга Дапкунайте» командалары яңа "Көлү лигасы" комедияле шоуы өчен кастинг-фестивальдә катнаштылар. Кастингта Россия һәм якын чит илләрнең 180нән артык командасы үзләрен тәкъдим итте.
Бүген Үзәк районында шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарын: Вафирә Сәлахетдин кызы Вәлитованы, Нина Николаевна Колесниченко, Валентина Федоровна Сединаны, Минзифа Гайфулла кызы Фәхриеваны һәм блокададагы Ленинградны саклаучы Әхмәт Рамазан улы Сөләймановны хөрмәтләделәр. Котлауларга Шәһәр Советы депутатлары Әхәт Галәветдинов, Венера Туктарова, Илнур Исмәгыйлев, «16» комплексның ТИҮ рәисе Елизавета Глухова һәм «Оптимист 41» ТИҮ рәисе Ольга Денисова да кушылды.
Бүген Россиядә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көнен билгеләп үтәләр. Ленинград блокадасын кичергән Чаллы ветераннары да әлеге истәлекле датаны күз яшьләре белән искә ала. Комсомол районында блокадалы Ленинградны узган – Марианна Селиванова һәм Жанетт Кублицкая яши. Алар шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кисловтан котлаулар һәм бүләкләр алдылар.