Яр Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсе тарихи-этнографик онлайн-уен башлап җибәрде
Үзәк шәһәр китапханәсендә «Без төрле, әмма без бергә» дигән онлайн уены старт алды, ул ел саен үткәрелә торган «Минем төбәк һәм мин, күбрәк уйлаган саен, күбрәк саклыйм» дигән пиар-проект кысаларында уза. Проект инде дүртенче ел үткәрелә. Һәр елны катнашучы командалар Татарстан һәм Яр Чаллы шәһәре мәдәнияте, тарихы, табигате белән бәйле биремнәр үтиләр. Быел әлеге проект Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына туры китерелгән. Проект мәктәп музейлары активистларына һәм туган якны яратучыларга исәпләнгән.