Чисталык – саулык нигезе: Роспотребнадзор хезмәткәрләре балалар бакчасында дәрес үткәрде
Бөтенроссия «Санпросвет» проекты кысаларында 95 нче «Балкыш» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре кызыклы сәяхәткә «Микроблар һәм чисталык» иленә юл алдылар. Чараны Татарстан Республикасы буенча Яр Чаллы территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Ордина үткәрде.