Яр Чаллы студенткасы тхэквондо буенча округ беренчелегендә бүләкләр комплекты яулады
Түбән Новгородның Кстов халыкара спорт академиясендә тхэквондо буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Чара «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Яр Чаллы студенты Полина Казакова югары осталык күрсәтте: шәхси зачетта «хъенгам» дисциплинасында алтын медаль, «спарринг» та алтын медаль һәм «Спарринг стоп — балл»да көмеш медаль яулады.