Чаллыда һөнәри осталык конкурсына йомгак ясалды
Яр Чаллы сәнгать көллиятендә укытучылар, концертмейстерлар һәм өстәмә белем бирү оешмалары җитәкчеләре арасында «Осталык та, илһам да» һөнәри осталык шәһәр конкурсының гала-концерты узды. Быел үзләрен сынап карарга «Иң яхшы укытучы», "Иң яхшы концертмейстер" һәм "Иң яхшы җитәкче" номинацияләрендә 15 катнашучы теләк белдерде. Конкурста катнашучыларны быел Яр Чаллы сәнгать көллияте, Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллияте укытучылары, шәһәр методик берләшмәләре җитәкчеләре, шәһәрнең әйдәп баручы сәнгать эшлеклеләре, шәһәр учреждениеләре җитәкчеләре һәм әйдәп баручы белгечләре кергән компетентлы эксперт комиссиясе бәяләде. Конкурс биремнәренә визит карточкалары, эш тәҗрибәсе, методик эшләнмәләрне презентацияләү, блицтурнир керә.