Укучылар һәм студентлар Конституцияне белүдә көч сынаша
Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган шәһәр интеллектуаль уены «Нур» яшьләр үзәгендә узды. Уенның темасы - "Безнең тормышның төп законы". Анда 5 кешедән торган командалар – 9-11 сыйныф укучылары һәм 1-2 курс студентлары, барлыгы 23 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча 49 нчы кадет мәктәбе командасы җиңүче дип табылды.