Наил Мәһдиев чаллылыларга дәүләт бүләкләре һәм паспортлар тапшырды
Бүген, Конституция көнендә, Тантаналар сараенда Наил Мәһдиев күренекле белгечләргә дәүләт бүләкләре һәм яшь чаллылыларга паспортлар тапшырды. Россия Федерациясенең төп законына багышланган көнне үз тормышларында иң мөһим документны Чаллы яшьләре алды. Бүләкләү тантанасы башланыр алдыннан шәһәрнең артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. «Без илебез белән горурланабыз һәм аны яратабыз, илебезнең төп законы ярдәмендә эшли алган Ватаныбызны кадерлибез һәм саклыйбыз. Бүген, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә бу залда үз хезмәтләре, үзләренә йөкләнгән вазыйфаларга намуслы карашлары белән илне матуррак һәм уңайлырак итәр өчен барысын да эшләүче кешеләр җыелды. Сез – республикабызның, шәһәребезнең иң яхшы кешеләре, бүген иң югары рәхмәт сүзләренә һәм танылуга лаек», - диде Наил Мәһдиев.