Чаллы укучылары Яңа елны ничек каршылаячак?
Ел нәтиҗәләре буенча балаларны һәм яшьләрне бүләкләүнең популяр формасы – Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм белән котлавы. Президент чыршысына 801 укучы киләчәк. Аның форматы үзгәрәчәк, 1-4 сыйныф укучылары өчен чыршы 23 декабрьдә була. 5-11 сыйныф балалары өчен президент чыршысы 25 декабрьдә узачак. Президент чыршысына Бөтенроссия һәм республика конкурсларында, олимпиадаларда җиңүчеләр, иҗтимагый оешмалар активистлары, мобилизацияләнгән гражданнарның балалары чакырыла.